Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кабатлана икән үткәннәр (хикәя)

-Әни, нигә шулай яратмый мине Алисәм?! Шуның өчен дип яшим бит мин. Әти дә, әни дә булып, бар теләген үтәгәнем өчен рәхмәте шулдыр?

  Миннән – газиз әнкәсеннән гарьләнсен әле! Ямьсез, таза, имеш. Әниләр ямьсез буламени? Күз яшьләренә ирек биреп, үксеп-үксеп елаган Әлфинәсенең өзгәләнүеннән сискәнеп китте Әлфия.

      Янәшәсенә утырып, җанын кая куярга белми өзгәләнгән Әлфинәсе үткәннәренә кайтарды да куйды аны.

    ...Үзенә ышанып тапшырылган 25 сыерның кичке савылышын иртәрәк савып, иртәнге савылышны күршесе Тәгъзимәгә тапшырып, тиз-тиз генә өенә кайтып китте Әлфия. Фермадан өйгә кайткан арада бер-бер артлы планнар корды. Уе белән кайсын сызып ташлады, кайсын хәтеренең бер почмагына төртеп куйды.   Ә планнары, эшлисе эшләре күп иде Әлфиянең. Иртәгә 200 чакрым юлга чыгасы бар аның. Әлфинәсе укыган институтта ата-аналар җыелышы буласы. Әле чигенергә ашыкмаган гыйнвар салкыннары да куркыта алмас аны. Бала бит, ничек аның күңелен нәүмиз итмәк кирәк?! Килми калсаң, үпкәләр балакаем. “Син мине яратмыйсың! Мин сиңа кирәк түгел!” – дияр. Әйтер, әйтер, ике дә уйлап тормас. Сәрсәнрәк, кызуррак шул Әлфинәсе! Гел әтисе инде менә! Кыяфәте белән Әлфиягә охшаса да, холык – фигыле гел әтисенеке. Әйтә икән, берәгәйле итеп, йөрәгеңә кадап әйтә. Әти кеше дә бит әнә, кызына 5 яшь тулган көнне үк: “Мин башкага китәм. Сиңа булган хисләрем суынды. Бүрәнә белән башка яшисем килми”, - дип, бар булганына кул селтәп, хатыны белән кызын ташлады да чыгып китте. 13 елга бер тапкыр ярдәм итү түгел, сәлам сүзе дә килеп ирешмәде.

    Сыңар канат белән талпынырга тырышуларның, ялгызы тормыш йөген тартуларның нинди газап икәнен Әлфиядән дә яхшы белүче юктыр кебек. Әлфинәсенә тәмле ризыклар алып ашатыр өчен шешәләр тапшыру дисеңме, Әлфинәсен матур итеп киендерү өчен ел әйләнәсе резин галош я итектән йөрү дисеңме, Әлфинәсен укырга кертү өчен әз-мәз акча җыю максатыннан абзардагы малларны ашатырга төн йокламый колхоз кырыннан печән урлау дисеңме – берсе дә калмады.

    Малларның да, акчаларның да Әлфинәгә кирәге чыкмады анысы. Үз көче, үз тырышлыгы белән инcтитутка керде әнә. Ана өчен шуннан да зур горурлык булу ала ди мени?

    Үткәннәрен барлый торгач, ферма белән өе арасындагы юлның озынлыгын да, битләрне чеметеп-чеметеп алган гыйнвар салкынын да сизмәде Әлфия.

     Пычрак киемнәрен тиз генә салып ташлады да, мунча төртеп җибәрде. Чәйнеген гөжләтергә утыртты да, камыр басты. Менә хәзер мичкә ягып җибәрер дә, тәмле итеп пәрәмәчләр, өчпочмаклар пешерер. Сыерын савып кереп, сепаратын кабызып җибәреп, Әлфинәсе яратканча сыек итеп каймак аертыр. Кечкенәдән яратты Әлфинәсе каймакны. Әнисе сепарат аерта башлауга янәшәсендә бөтерелеп, ялт иткәнче ипи белән 1 стакан каймакны эчеп куяр иде.

    Бер кат эшләрен бетергәч, төн уртасында,  бер-ике сәгать булса да черем итеп алыйм, дип, мендәргә башын салды Әлфия. Керфекләр йокы белән тарткалашып дерелдәп торсалар да, йокыга бирешмәде Әлфия. Иртән сәгать биштә юлга чыгасы бар. Йоклап калып, җыелышка соңга калуың бар. Сагынудан шашар дәрәҗәдә җилкенеп торган йөрәк барында  200 чакрым ара мени ул ана өчен!Газизе өчен дөньяның читенә дә китәр иде Әлфия.

    Хастаханә юлларын таптап арыгач, барысына кул селтәп, инде тәмам өмет өзелде дигәндә генә көттереп, бик авырлык белән генә дөньяга килгән бала иде Әлфинә. Әнисенә бер тамчы су кебек охшаган кызчык белән шактый табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Кечкенәдән көйсез булган Әлфинә иркә булып үсте. Әллә йокысыз төннәр алҗытты, әллә хатынын балага көнләшкән ирне мондый тормыш тиз туйдырды. Рәхәтлек, тынычлык эзләп китте дә югалды.

    Көйсез баланы көйли торгач, эштән дә еш сорап китәргә туры килде Әлфиягә. Яхшы хезмәткәр дип тормадылар, балалар бакчасыннан үз теләге белән гариза язып, китәргә мәҗбүр иттеләр.

     Шул көннән башлап, фермада бил бөкте Әлфия. Моң – зарларын тыңлаучы да, шатлык – сөенечләрен бүлешүче дә шул сөтлебикәләр булды.

    Сөенечле мизгелләрен, моң – зарларын кызчыгы белән бүлешә алмый иде Әлфия. “Үз язмышымның соры төсләре белән баланың алсу дөньясын нигә тоныкландырырга инде”, - дип, Әлфинәсен борчулардан аралап яши бирде. Аллага шөкер, тырышып укыды, югалмады кызы. Шуңа сөенеп бетә алмый Әлфия.

     -Торырга кирәк! – дип үз – үзе белән сөйләшеп алды да, өстенә япкан сырлы юрганыннан аерыласы килмичә, тагын бер – ике минут җылы юрган кочагында иркәләнеп ятты.

         Күтәргесез ике сумканы күтәреп чыгуга, салкын һава тын юлларына кереп тулды. “Берәрсе күренми микән?” – дип, артка карана – карана, кулларын ял иттерә – иттерә, тукталышка таба тәпиләде Әлфия. Салкын җил бит очларыннан үбеп кенә калмыйча, бармак очларын, аркаларны кытыклады, җылы тын белән кушылып, керфекләргә, шәл, яка очларына ап – ак бәс булып кунды. Биеп тә, кулларын чәбәкләп тә карады Әлфия. Аяктагы йон оекбаш та, күршесе Тәгъзимәнең  киез итеге дә ярдәм итми башлады: салкын тәннең һәрбер күзәнәгенә үтеп кергән иде. Өмете өзелеп, борылып кайтып китәргә генә әзерләнгән иде, еракта бер ут шәйләнде. Әһә, КамАЗ машинасы икән! Чаллыга барышы! Төшеп – менеп йөрисе булмагач, сөенде Әлфия. “Җыелышка соңгарак калырмын инде”, - дип бераз күңеле төшсә дә, “Ярар, исән –сау барып җитәргә язсын! Алдагысын күз күрер!” – дип үз – үзен юатып та куйды.

      Салкында басып тору үзенекен итте. Җылы кабинага керүгә үк битләре кызышты Әлфиянең. Күзен йокы басты. Юл ерак, озын иде. Черем итим дип бер минутка гына күзләрен йомган Әлфия юл буе изрәп йоклап барды. КамАЗ дан төшеп калуга, кич шәүләсе төшә башлаган иде инде.

    Кулындагы адресны трамвай тукталышында торган бер ханымнан сорашты да, сумкаларын өстерәп, 7 нче номерлы трамвайга кереп утырды.

    Шактый озак барды трамвай. Әле бу машинаны үткәреп җибәргән була шунда, әле монысын. Юлы да әйләнечле икән ичмасам! Уң якка керп китеп, куе агачлар үсеп утырган парк аша үтә. Тукталыш  саен кеше җыеп барган трамвай сабырлыгын сынады Әлфиянең. “Ярар инде, Ходай хәерле итсен. Бүген төнгә каршы юлга чыгып булмас. Кызымның бүлмәсендә бер почмакта урын табылыр әле. Бер төнгә – кер мичкә”, - дип үзалдына сөйләнеп барды Әлфия.

    Трамвайдан төшеп калу бер хәл, адрес язылган кәгазьне тотып, үткән – киткәннәрдән тулай торак адресын сораштырырга туры килде. Ике кулда берсеннән – берсе авыррак сумкалар. Әллә йөкнең авырлыгыннан, әллә салкынга түзә алмыйча куллары авырта башлады Әлфиянең. Мамык бияләйләрен трамвайда онытып калдырмаган булса, болай ук өшемәс иде әле. Юк бит, ашыгып, кабаланып, соңгы бияләйләрен дә җуйды.

     Юлга чыксаң, Ходайның изге бәндәсе очрамый калмый анысы. Шактый өлкәнрәк яшьтәге бер абзыең, сумкаларын күтәрешеп, тулай торак ишеге төбенә үк китереп куйды Әлфияне. Караңгылык үзенең пәрдәсен тулысынча каплаган иде инде. Тулай торакның һәрбер тәрәзәсендә диярлек утлар балкый.

    Куркып кына, кыяр – кыймас тугыз катлы йортның тимер ишекләрен ачып, вахта ишеге янына килеп басты Әлфия. Кичке кунакка ярдәм кирәклеген аңлап, кечкенә генә бүлмәсеннән чыкты вахтада кизү торучы хатын.

   -Вы кому, женщина? – дип сорады ханым, стена янәшәсендәге урындыкка килеп утырган Әлфияне күргәч.

   Әлфиянең күңелен “Менә терә, әллә марҗа инде. Ничекләр сөйләшеп бетәрмен?!” дигән уй кисеп үтте.

   -Әлфинә. Сөнгатуллина Әлфинә, - дип кенә әйтә алды, урысчасы чамалы гына булган Әлфия.

   -Понятно. Вы мама Альфины. Очень похожи, - дип, Әлфиянең янәшәсенә килеп утырда ханым. Бүлмәсеннән стакан белән су алып чыгып эчерде. Ул арада, вахта аша узып баручы бер егеткә дәшеп: “Позови Альфину из шестого. К ней мама приехала”, - дияргә дә өлгерде. Егетнең сүзләреннән әлеге ханымның Нина икәнлеген аңлады Әлфия.

    Ярты сәгатьләп вакыт үтте. Әлфинә күренмәде. Ана күңеле әллә ниләр уйлап, борчыла да башлаган иде инде. Әлфиянең тынгысызлануын Нина да сизеп алды булса кирәк.

    -Вы пока посидите, я сейчас сама к ней поднимусь, - диде дә өскә менеп китте.

   Күңеленә тынгы таба алмаган Әлфия нишләргә дә белмәде әлеге мизгелдә. “Укудан кайтып җитмәде микән, әллә бер – бер нәрсә булды микән?” – дип, берсеннән – берсе куркынычрак уйларга бирелде. Арлы  - бирле йөренгән Әлфияне “Әни, нәрсә дип килдең инде монда? Кем чакырды сине?” – дигән сүзләр сискәндереп җибәрде. “Кара инде бу кыяфәтеңә. Кеше көлкесе бит бу! Бар, бар, кайт, иптәш кызларым күрсә, ни диярләр?” – дип, кулларын болгый – болгый канәгатьсез генә сөйләнде Әлфинә.

  “Юк, булмас!Бу минем Әлфинәмме соң? Кыз бала шундый була димени?!” Әлфия, кулларын болгый – болгый сөйләнгән кызының сүзләрен ишетмәде дә. Әллә ишетергә теләмәде шунда.

   “Бар кайт инде. Мине гарьләндереп йөрмә, тирес исләреңне аңкытып”, - дигән сүзләрдән соң гына айнып киткәндәй булды Әлфия. Тукта! Җил – давыллардан саклап, күз бәбәге кебек кадерләп, соңгы телем ризыгын авызыннан өзеп ашаткан, тормышының очын – очка ялгап, укытып, кеше итәргә маташкан Әлфиядән газизе – Әлфинәсе гарьләнә түгелме соң?!

   “Кайтам, китәм, балам. Тамагың ач йөремәсен. Менә бу авыл күчтәнәчләрен генә алып кал да...” – дип, лифтка утырып кузгалып китәргә җыенучы Әлфинәсе артыннан кычкырырга маташып караган иде. Тамак төбенә тыгылган төер, сүз әйтү түгел, тын алырга да ирек бирмәде. Әчеттереп, йөрәген кысты, әкрен генә керфекләргә тозлы яшь булып эленде.

     “Шушы салкында, юл газапларын күреп, 200 чакрым араны узып, йөрәк парәмне кочаклап та үбә алмыйча кайтып китәрмен микәнни инде?Әллә нишләгән әле минем Әлфинәм. Тирес исе аңкытып йөрмә диме?” Үз уйларыннан кабат йөрәге чәнчеп куйды Әлфиянең.

    Тирес исе сеңгән кулларның иртән назлап йокыдан уятканын, хәер – фатиха биреп, аркадан сөеп укырга озатканын, авырган чакларда тәмле ризыклар белән сыйлап, назлап, чәчләрдән сыйпаганын, үсеп буй җиткәч, бик тиз оныта ахрысы бу бала дигәннәре. Баланың чагасы бар шул аның. Йөрәкне чага, дия торган иде әнисе.

   Чага икән шул! Тәнеңнең һәр күзәнәге аша үтеп, угы да туры йөрәккә кадала икән!

    ... Шул чактагы күз яшьләренең ачысын, зәмһәрир гыйнвар салкыннарының ачысын кабат татыгандай, калтыранып куйды Әлфия. Янәшәсендә Әлфинәсе тынычлана алмый, һаман елый иде.

    Озак елады ул. “Ничек чыдамак кирәк моңа? Газиз балаң иптәш кызының апасын әнисе дип таныштырсын әле! Мин – газиз әнисе була торып бит әле!” – дип үзалдына сөйләнә – сөйләнә, такмаклый – такмаклый елады. Әлфия тынычландырырга ашыкмады кызын. Инде чалара да башлаган чәчләреннән дәшми генә сыйпый бирде. Бәгырь таш булып катмасын өчен еларга кирәклеген Әлфиядән дә яхшы белүче бар микән?

    Әлфия, үзе дә сизмәстән, “Кабатлана икән үткәннәр!”, - дип әйтеп  куйды.

    Әлеге ташның үз бакчасына атылуын аңлады Әлфинә. Газиз балаңа үзеңне кирәксез итеп тоюның җир йөзендәге иң авыр хис икәнлегенә менә хәзер төшенде инде ул.

    Нигә? Ник болай? Сораулары күп иде Әлфинәнең. Теге чакта тулай торак ишеге төбендә кызыннан бер җылы сүз өмет итеп басып торган Әлфия дә шушы ук сорауларны үзенә юлдаш итеп, таң беленер – беленмәс, сөенеп – шатланып үткән 200 чакрым араны күз яшьләренә буылып кайтып киткән иде. Яшьләреннән чыланып, салкыннан кызарып беткән битләренең кызышуын, өшетеп, уң аягының ике бармаксыз калып, хастаханәдә сызланып изаланган төннәрен бүгенгедәй хәтерли әле ул.

     Газиз балаңның йөрәк парәсе генә түгел, йөрәк ярасы да була алуына инандырган ул көнне онытам дисә дә оныта алмас иде Әлфия.

   Хәтер сандыгын “ябып куйганда”, Әлфинәсе дә тынычланган иде инде. Газизен кочагына алып, битләреннән тәмләп үпте дә, кызын чәй эчәргә дәште Әлфия. Үткәне һәм бүгенгесеннән меңгә телгәләнгән йөрәге: “Нигә кабатлана соң бу үткәннәр?” – дип өзгәләнә иде.

 

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

   

   

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса