Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Июнь ае җылы булырмы ?

Быел июньдә термометрның терекөмеш баганасы төнлә +10-15, көндез +20-25 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

 Быел Россиянең күпчелек төбәгендә җәйнең беренче ае шактый җылы булыр дип көтелә. Бу хакта «Российская газета» РФ Гидрометеоүзәгенең лаборатория мөдире Людмила Паршинага сылтама белән хәбәр итә.

Антициклоннар өстенлек итәчәк районнарда явым-төшем аз булыр дип фаразлана. Биредә Россиянең үзәк өлеше, Төньяк-Көнбатыш федераль округның көнчыгышы, Идел буе, Түбән Идел буе һәм Төньяк Кавказ республикалары хакында сүз бара.

Аның сүзләренчә, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә ай башында тәүлеклек уртача температура, гадәттә, +15,6 градус була, ә июнь ахырында һава тагын бераз җылына.

«Быел июнь җылырак булырга: термометрның терекөмеш баганасы төнлә +10-15, көндез +20-25 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Салкынайткан вакытта төнлә температураның +4-9, көндез +15 градуска кадәр түбәнәюе ихтимал», - диде Паршина.

 

Смоленск, Брянск, Амур өлкәләрендә, шулай ук Камчатка һәм Хабаровск краенда җәйнең беренче аенда һава торышы климатик норма чигендә булыр дип көтелә. Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округларында, Көнбатыш Себердә (Омск, Томск, Новосибирск һәм Кемерово өлкәләре) бер-ике градуска җылырак булачак.

 

Подробнее: tatar-inform.tatar

zas

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса