Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илшат Әкбаров: " Мәктәп елларыннан рәсем ясарга ярата идем"

Рәссамчы булып белем алуын дәвам итә алмаса да, бүген аның иҗаты таң калдырырлык.

Аның картиналарын кулга алу белән  авторның күңел торышы тасвирлануын сизеп аласың. Кояшлы җәй, көзге яңгырлы көн, матур табигать кочагы, чәчәк бәйләмнәре, урман, чишмә буйлары, протретлар – болар барысы да үз-үзен, сызлануларын җиңеп, ихтыяр көчен туплап иҗат иткән җимешләр. Күңел төшенкелеген, шатлыклы мизгелләрен тукымага төшерергә ашыга ул.

-Мәктәп елларыннан рәсем ясарга ярата идем. Рәсем, сызым, география дәресләрен үз иттем. Бер юлы “Октябренок” значогын кәгазь битендә сырлап куюмны күреп алдылар, бик ошатылар. Һәм шуннан мине сыйныф рәссамы итеп билгеләделәр. Аннан дружина рәссамы булырга тәкъдим иттеләр. Стенд кагәзьгә рәсемнәр ясый идем,- дип искә алды мәктәп елларны язма героем Илшат Әкбаров.

Рәссамчы булып белем алуын дәвам итә алмаса да, бүген аның иҗаты таң калдырырлык. Һәрберсе аерым осталык белән эшләнелә. Язмышын кара болыт каплаган вакытында нәкъ менә янәдән иҗатка әйләнеп кайтуы аның күңел авырлыкларын җиңеләйтергә ярдәм итә. Бүген тормышының бер агымда баруы бертуган апасы Диләрнең ярдәме .. бик зур булган. Ул Илшат өчен зур терәк һәм илһамлы эшкә канатландыручы да.

-Энем бик оялчан. Әйдә әле кагәзь, буягычлар алып кайттым, яса әле бер картина, син бит бик матур ясыйсың дип мактап торам. Күңелен үсендерәм. Мин янәшәдә булганда аңа да күңелле,-  дип сөйли Диләрә апа. 

Иң беренче картиналарын акрил буяу ярдәмендә ясаган Илшат. Аннан соң “масляный” төрен куллана башлаган. Буяу, пумала, тукымаларны (холст) аңа Диләрә апа  үзе барлап алып кайтып бирә. “Кибетләрдә булмаганда, заказга биреп тә кайтартам. Бер картина ясау өчен берничә төр пумала кирәк аңа. Менә әлеге рәсем ясау өчен тукыма җыелмасының бәясе мең ярым. Монда биш төр үлчәмдә рамкага беркетелгән тукыма бар. Картинаның темасына карап размерларын үзе сайлый Илшат”,- ди апасы.

-Тәүлекнең кайсы вакытында иҗат итәргә яратасыз, -дип сорым Илшаттан.

 -Рәсем ясау теләге кисәктән туа. Көне-төне юк аның. Бер көн эчендә  ясап бетерә алам. Атаналар буе сузылганнары да бар. Барысы да күңел хәләтеннән тора.  Арт-заманча рәсем ясау төрен дә өйрәнәсем килә  әле. Шул турыда укый идем бу көннәрдә, - дип киләчәк планы белән уртаклашты ул.

Илшатның бер зур хыялы бар. Картиналар күргәзмәсен оештырасы килә аның. Моның өчен билгеле бер күләмдә рәсемнәре  булу кирәк икән.  Язма героемның хыяллары тормышка ашуын, иҗанының .. телисе килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса