Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ике игезәк малайның бер көне

Алар бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган иде. Охшаш булмыйча ничек булсын соң инде, алар бит игезәкләр. Аларнын кузләре,кашлары,авызлары,колаклары, борыннары шулкадәр охшаш, хәтта вакыт-вакыт әти-әниләре дә аермаган чаклар була.

 Беркөнне аларга әниләре ике уенчык алып кайтты. Фаилгә - зур машина,ә Наилгә кечерәге эләкте. Менә шунда башланды инде тамаша. Наилгә дә зур машина кирәк иде. Алар талаштылар, тарткалаштылар. Машина яңа булса да, бу хәлләргә түзә алмады – икегә бүленде. Фаил – кабинасын, Наил арбасын тотып калды. Шуны гына көткән кебек, Фаил кычкырып елап җибәрде. Аңарга Наил кушылды.

Бүлмәдәге тавышка әниләре йөгереп керде. Бер Фаилгә, бер Наилгә карап торды да, икесенең дә уенчыкларын тартып алып, почмакка бастырды. Малайлар мышык-мышык килеп, почмакта басып тора башладылар. Бераз тынычлангач, әниләреннән гафу үтенделәр, башка алай эшләмәскә сүз бирделәр. Әниләре, билгеле инде, аларны гафу итте. Алар кулларын бирештеләр. Күпмедер вакытка бүлмәдә тынлык урнашты. Озаккамы? Кайсыгыз әйтер?

Гарифуллин Камил – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса