Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ИГЕЗӘКЛӘР - ДАНИЯ-САНИЯ

Балтач (Юлсубино) авылында бер-берсе өчен җан атып яшәүче игезәкләр Дания белән Саниягә авыл халкы сокланып карый. Икесе дә авылда төпләнеп калып, үз бәхетләрен таптылар. Дания тормыш иптәше Муллахмәт белән өч бала тәрбияләп үстерсә, Сания белән Илнур да алардан калышмый - аларда да ике малай, бер кыз. Ике гаилә бер гаиләдәй...

Балтач (Юлсубино) авылында бер-берсе өчен җан атып яшәүче игезәкләр Дания белән Саниягә авыл халкы сокланып карый. Икесе дә авылда төпләнеп калып, үз бәхетләрен таптылар. Дания тормыш иптәше Муллахмәт белән өч бала тәрбияләп үстерсә, Сания белән Илнур да алардан калышмый - аларда да ике малай, бер кыз. Ике гаилә бер гаиләдәй дус, тату гомер кичерә. Печән җыю, бәрәңге чүпләү, өй юу кебек авылдагы бетмәс-төкәнмәс эшләрне рәхәтләнеп бергә башкаралар алар. Бер йортта тәмле камыр ризыгы пешсә, суынып бетмәс борын, ул икенче йортка да килеп җитә. Ике йортта да өлкән кеше - әниләрне кадерләп, хөрмәтләп яшиләр, алар сүзеннән чыкмыйлар. Үз туганнарына гына түгел, ир туганнарына да, күрше-күләнгә дә игътибар җитәрлек игезәкләрдән. Кайткан һәр кешене, күршеләрне ачык йөз, тәмле, җылы ризык белән каршы ала, озатып кала алар. Кыскасы, Сания белән Дания игезәкләр генә түгел, авылда бәхетле, мул тормыш корып яшәргә мөмкин икәнлекне исбатлаучы матур, уңган, тәртипле татар ханымнары алар!
Фотода: сулда - Сания, уңда - Дания

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев