Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хуҗасыз этләрне атып юк итү гадәтен яңартыргамы?-Балыкбистәлеләр фикере

Бүген авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең игътибарыннан читтә калган, ягъни, хуҗасыз этләр, җәнлекләрнең халыкка зыяны турында еш ишетергә туры килә.

Кайберәүләр аларга каршы көрәшнең йомшак булуын әйтәләр, җирле җитәкчеләр тарафыннан чара күрелмәвенә борчылучылар да байтак. Элек, мәсәлән, җирле аучылар тарафыннан массалы төстә этләрне юк итү оештырыла иде. Мондый юл бүген закон кысаларына сыймас гамәл санала. Татарстан Республикасының 2014 елның 7 нче мартында гамәлгә кергән 16 санлы "ТР йорт хайваннарын асрауның аерым мәсьәләләре турында"гы законы турында райондашларыбыз беләдер, шәт. Әлеге болгавыр, четерекле мәсьәлә хакында райондашларыбыз ни уйлый икән? Түбәндәге сораштыруыбыз шул хакта булыр.
Галимә апа:
-Үземне белгәннән бирле авылыбызда хуҗасыз этләрне атып юк итү гадәте бар иде. Бик үтемле чара ул. Бүген дә аны кулланырга кирәк дип беләм. Менә бу чараны кулланмаганга да инде, хәзер авыл җирлекләрендә этләрнең балаларга ташлану очрагы еш кабатлана. Соңгы вакытларда төлкеләр дә шәхси хуҗалыкларга еш һөҗүм итә башладылар. Бу чараны махсус әзерлекле кешеләр башкарырга тиештер дип саныйм. Кеше, балалар күз алдында башкарыла торган гамәл түгел бу.
Владимир:
-Без хәзер башка заманда яшибез. Минемчә, барысын да корал ярдәмендә юк итәргә ярамый. Бәлки аларга йоклата торган дарулар куллану күпкә отышлырактыр. Шулай эшләнсә бүгенге кебек котыру авыруы йоктыру очраклары да сирәк булыр иде.
Гүзәл:
-Мәгариф хезмәткәре буларак, бу мәсьәлә үземә дә күптәннән тынгы бирми. Минемчә, төрле сәбәпләр аркасында хуҗасыз калган этләрне барлык халык, бигрәк тә балалар күз алдында юк итүгә юл куярга ярамый. Бәлкем бу эш белән район ветеринария службасы хезмәткәрләренең ныгытып эшлңве кирәктер. Республикабызда хуҗасыз йорт хайваннарын җыю пункты эшләве хакында ишеткәнем бар иде.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Идрис Аметов.
Фото: andreyelshin.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуҗасыз этләр проблемасы