Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Гашыйклар паркы”нда матур үзгәреш- фотолар

Бүген мәдәният йорты янәшәсендәге "Гашыйклар паркы"нда "Мәхәббәт" һәм "Дуслашу" эскәмияләре куелу тантанасы узды.

Бизәкләп ясалган ике эскәмиягә дә бөек шәхесләребезнең мәгънәле сүзләре төшерелгән. Алар төрле формада ясалса да әлеге сүзләр белән бер-берсен тулыландырып торалар. Никахларын теркәргә килүче Светлана һәм Владислав Яковлевлар әлеге тантананың беренче кунаклары булдылар.

Эскәмияләргә утырып фотога төштеләр. "Матур һәм бик яхшы эшләгәннәр. Паркка ямь биреп тора", -диде яшь парлар. Аннан соң күтәренке күңел белән ЗАГС бинасына үттеләр.

"Тематик эскәмия" җәмәгать проектының катнашучысы Рәзинә Тимофеева әлеге идеяне барлап һәм тормышка ашырып йөргән. "Бу фикергә ничек килдегез",- дим. "Парк һәм скверлар елы буларак безнең бу проект актуаль дип уйлыйм. Бу фикерне тормышка ашырганчы, эскәмияне ясап кайсы урынга кую турында күп уйландык. Һәм әлеге паркка урнаштырырга булдык. Нәрсә өчен куялар, аларны урларга да мөмкиннәр, дип уйлаучылар булыр. Иң кызыгы шунда, эскәмияләр исеме һәм анда язылган бөек шәхесләребезнең сүзләре кешене яшәеш турында уйландырачак"-, диде ул. Элеге эскәмияләрне Фәнис Вәлиев ясаган, бизәкләп тимердән эретеп ябыштырган. Агач өлешен Рәзинәнең тормыш иптәше Павел Тимофеев эшләп куйган. Ә язуларын Казан шәһәренә алып барып ясатканнар. "Спонсрларга - Евгений Лылов, Раил Бариев, Айрат Сафин, шулай ук Миләүшә Тимофеева, Айнур Шәмиев, Фәнис Сибгатуллин, Илсия Гариповалар гаиләсенә бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Алар бу проектны тормышка ашырырга ярдәм иттеләр", - диде Рәзинә Тимофеева.

Гөлназ Зарипова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев