Уңайлы заман хәзер, мөмкинлегең булса бер чикләүсез җаның теләгән чит илгә барырга, хәтта күпмедер вакыт яшәп тә кайтырга мөмкин.
Ә районыбыздан чит илдә вакытлыча яшәүчеләр, кайбер ил гражданлыгына ия булганнары да бар икән. Без таләпләр хакында якыннанрак танышу максатыннан район миграция службасы башлыгы Әлфия Әлмөхәммәтовага мөрәҗәгать иттек.
-Бүген районыбызда Белоруссия, Әрмәнстан, Әзербайҗан, Молдовия, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Таджикстан, Төрекмәнстан кебек илләр гражданлыкларын алучылар һәм бу илләрдә вакытлыча яшәү рөхсәтенә ия булучылар күп. Агымдагы елның 13 мартында "Россия Федерациясе гражданлыгы турында" Федераль законның 6 маддәсенә үзгәрешләр кертелде.
Шул сәбәпле таләпләр дә үзгәрде. Гражданнар чит илләрдә булулары, яшәүләре күпме вакыт дәвамында гомер кичерүләре хакында миграция службасына килеп 2016 елның 1 гыйнварена кадәр хатны тапшырырга бурычлылар. Бу таләпләр шулай ук Украинаның Донецк, Луганск өлкәләрендә булып кайтучыларга да кагыла. Әгәр таләпләр үтәлмәгән очракта, аларга карата 500 дән 1000 сумга кадәр штраф санкциясе кулланылачак. Бүгенгесе көнне хат-хәбәрне 56 граждан килеп тапшырдылар.
Нет комментариев