Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бозга кермә, сак бул!

Беренче боз барлыкка килә башлаган чорның мәкерле һәм куркыныч булуын МЧС коткаручылары елның-елында искәртеп киләләр.

Салкыннар  җитүгә, сулыкларда юка гына боз катламы хасил була. Карап торырга ул нык кебек. Балыкчылар түземсезләнеп кармак һәм борауларын алып елгага юл тоталар.  Ә юкка. Нәкъ менә бу вакыт аяныч фаҗигаләргә дә китерергә мөмкин.

Ял көннәрендә безнең районда  янгынга каршы һәм коткаручылар гарнизоны  хезмәткәрләре яр буе зоналарына чыктылар.Беренче бозны карарга килгән балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде.

- Юка бозның куркыныч булуы турында балаларга гына түгел, ә аларның әти-әниләренә дә аңлатырга туры килде. Без балалар белән даими рәвештә әңгәмә үткәрергә кирәклеген искәртергә телибез. Бозга чыгу куркынычы турында сөйләргә һәм, иң мөһиме, аларга зурлар тарафыннан үрнәк күрсәтелергә тиеш, - дип белдерде Балык Бистәсе янгын-коткару гарнизоны начальнигы Альмир Шәфигуллин.

Шәһәр җирлеге башкарма комитеты, су объектлары янында тыю билгеләре урнаштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса