Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Березка” балалар бакчасында “Әбиемнең серле сандыгы” дип аталган бәйрәм кичәсе үткәрелде

Шушы көннәрдә районыбызның  “Березка” балалар бакчасында туган телебездә “Әбиемнең серле сандыгы” дип аталган бәйрәм кичәсе үткәрелде.

 Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әбигә кунакка барып, аның серле сандыгында булган милли киемнәре, яшь вакытта уйнаган жырлы-биюле уеннары белән таныштылар.

Бәйрәм кичәсе “Түбәтәй”, “Мәликә”, “Зәңгәр чәчәк” уеннары, жырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Балалар кунакта үзеңне тоту әдәпләрен дә искә төшерделәр. «Безнең максатыбыз туган телебезгә, татар халкының гореф-гадәтләренә, милли традицияләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү», - ди бакчаның туган тел тәрбиячеләре Гөлчәчәк Гарипова белән Лилия Хамматова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X