Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, яшәү урынын янгыннан саклагыз

Көз һәм кыш айлары башлану белән яшәү урыннарында янгын очраклары арта.

 Җылылык чыганагы буларак кешеләр электр җылыту җиһазлары, газ плитәләре, духовкалар куллана башлыйлар. Бу янгын чыгу, кешеләрнең травма алу, хәтта үлеменә сәбәпче булырга  да  мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек бүлеге гражданнарны елның бу чорында торак һәм йорт яны территорияләрен әзерләүгә җитдирәк карарга чакыра. Салкыннар башлану белән электр челтәренә тоташтырылган җылыту приборлары саны арта. Бу аларда көчәнеш артуга китерә, изоляциясе эри һәм кыска ялганышлар килеп чыга. Шуңа күрә һәр йорт хуҗалыгында электр үткәргечләр, розеткаларның төзеклеген тикшереп торырга кирәк.

Моннан тыш, мичләрне кулланыр алдыннан аларның төзеклеген тикшерергә, төтен чыга торган ярыкларны төзекләндерергә, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә игътибар итәргә кирәк.  Өч айга бер тапкыр мичнең төтен юлын корымнан чистарту зарур. Шуны да истә тотарга: мичләр һәм башка җылыту приборлары каршысында агач идәндә 0,5 х 0,7 м зурлыктагы янгынга чыдам материал булырга тиеш (мәсәлән – калай). Мичләр янында һәм аларның өслегендә ягулык материалларын саклау тыела.

Бакчадагы уңышны җыеп алганнан соң күпләр агач ботаклары, җыелган чүп-чарны яндыра башлый. Бу махсус билгеләнгән урында һәм металл савытта гына башкарылырга тиеш. Мондый урыннарның биналарга һәм корылмаларга кадәр 50 метрдан да ким булмаган арада оештырылуы зарури. Яндыру процессын даими күзәтеп торырга кирәк, бер генә очракта да утны караучысыз калдырмаска. Шулай ук якын тирәдә беренчел янгын сүндерү чаралары (огнетушитель, су тутырылган савыт, комлы тартма) булырга тиеш.

Исегездә тотыгыз: милекне янгыннардан саклау һәм үз сәламәтлегең һәм тормышың иминлеген тәэмин итү бары үзегездән генә тора!

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда теләсә кайсы мобиль оператордан «112» бердәм коткару телефонына шалтыратырга кирәк.

Алексей Гречанюк,

Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча районара дәүләт күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X