Балыкбистәлеләр Осиново бистәсендә ярминкәдә
Бүген иртәдән, Осиново бистәсендә оештырылган ярминкәдә, районыбызның Шомырбаш, Шетнево-Тулуш, Биектау, Анатыш, Зур Мәшләк авыл җирлекләре шәһәр халкына үзләрендә җитештерелгән продуктларны тәкъдим иттеләр.
Сатуда бәрәңге, суган, кишер, чөгендер кебек яшелчәләрдән тыш, бал һәм җиләк-җимешләрдән ясалган төрле кайнатмалар, сөт, каймак, эремчекләр дә бар.
Ике якка да уңайлы һәм отышлы булган ярминкәдә балыкбистәлеләрнең килүен көтеп алалар.
Шәһәр һәм авыл халкының бер-берсенә ярдәмләшеп, бердәм яшәве әнә шулай дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа