Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, эшне штрафка җиткермәгез

 Балык Бистәсе муниципаль районының административ комиссиясе шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклауны дәвам итә.

Быел район халкына Татарстан Республикасы административ практика кодексы маддәләре нигезендә 15 беркетмә төзелгән. Нигездә, бу йорт янында төзелеш материаллары, тимер-бетон плитәләр, печән, ком, утын саклауга, чүп-чар чыгаруга һәм билгеләнмәгән урыннарда терлекләрне караучысыз калдыруга кагыла.

- Кисәтү ясалган район халкының күбесе күрсәтелгән җитешсезлекләрне тиз арада бетерделәр. Әмма штрафка берничә тапкыр тартылып та, тиешле нәтиҗә ясамаучылар бар.

Әйтик, район үзәгендә яшәүчеләрнең берсе үз йорты янында рулоннарда печән саклый. Кирәк булу белән яңадан кайтарып тора. Ул кешегә бер тапкыр кисәтү ясалган иде инде.  Әлеге хокук бозу янәдән ачыкланган очракта район инспекциясе тарафыннан чираттагы тапкыр тиешле беркетмә төзеләчәк, штраф салыначак.

Балык Бистәсе шәһәр җирлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, яшеллек үсүче гомуми файдалану урыннарында төрле чүп-чар җыю, саклау, чәчәкләр кисү һәм агач һәм куак ботакларын өзү, газон, чәчәк түтәлләренә зыян китерү, җирнең үсемлек катламын, скульптуралар, эскәмияләр, коймаларны бозу тыела. Ремонт вакытында барлыкка килгән калдыкларны махсус билгеләнгән урынга чыгару хуҗалар тарафыннан мөстәкыйль рәвештә башкарыла. Бу калдыкларны йорт яннарында озак вакыт саклау тыела.

Йорт хайваннарын авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан махсус бирелгән урыннарда, хуҗасы яки  башка зат күзәтүе астында, ә  кәҗәләр йорт яны территорияләре эчендә яки көтүлекләрдә генә булырга тиеш, - диде муниципаль район административ комиссиясе җаваплы сәркатибе Руслан Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X