Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә кышкы юллар чиста булырмы?

Һәр нәрсәнең үз вакыты була. Бездә дә кыш тулы көченә керде, кар-бураннар башланды. Юл хезмәте эшчеләре өчен дә кызу вакыт бу. Кышкы сезонга әзерлек мәсьәләсе белән мин «Татавтодор” җәмгыятенең Балык Бистәсе шәһәр яны филиалы участогы начальнигы Айрат Дияровка мөрәҗәгать иттем.

 - Райондагы 317 километр территориаль юллар өчен без җаваплы. Хәзерге вакытта төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы һәм торак пунктларга керү юлларын кардан чистарту белән шөгыльләнәбез. Бүгенге көндә эш тәүлек әйләнәсе оештырылган, ике сменада хезмәт куябыз. Юлларны кардан чистартуда 7 юл машинасы, 2 автогрейдер, төягеч һәм 4 МТЗ тракторы катнаша. Шулай ук юл буенда тукталыш павильоннарын җыештыру өчен дүрт кешелек ике бригада оештырылды, - диде ул.

Мине бистәбезнең үсеше, көннән-көн матурлануы шатландыра. Скверлар һәм парклар, уңайлы юллар, машина кую урыннары артты. Ел әйләнәсе җәяүлеләр, машина йөртүчеләр өчен дә кирәкле урынга барып җитү мөмкинлеге тудырылган. Бистә урамнарында кар чистарту буенча эшнең ничек оештырылуы турында Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов фикере белән дә кызыксындым.

Без аның белән үзәктәге мәйданда, кардан чистару эшләре вакытында очраштык. Биредә дә эш тулы көченә бара. Җитәкче сүзләренә караганда, район үзәгендә  кышкы чорга  әзерлекнең яхшы булуы аңлашыла.

- Паркларны, скверларны һәм машина кую урыннарын кардан чистарту өчен «Теплоэнергосервис» унитар предприятиесе белән килешү төзелгән, ә юлларны, тротуарларны чистарту шәхси эшмәкәр А.Р. Гарипов җаваплылыгында, - дип белдерде җирлек башкарма комитеты җитәкчесе.

Әле кышның башы гына. Шуңа күрә хәерле кышлар, куанычлы еллар булсын дип телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса