Балык Бистәсендә инвалидлар ункөнлегендә узачак чаралар
Район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә, 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр инвалидлар ункөнлеге игълан ителә.
Чаралар мулдан булачак
Декада кысаларында инвалидлар өчен күп кенә районкүләм чаралар каралган.
Шул нигездә, 1 декабрь -Үзәк мәйданда «Тынычлыкны игелек саклый» концерт программасы, Авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе, «Мин һәм иҗат» декоратив-гамәли күргәзмәсе эшлячәк.Алимент түләүдән баш тартучыларның балигъ булмаган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча күчмә утырышы узачак. Декада буена нәфис фильмнар күрсәтү каралган. 2-11-57 номеры буенча «Кайнар линия» эшлиячәк.
2 нче декабрь. Инвалид балалар белән эшләүче волонтерлар эшендә хокукый статус ярдәм графигын билгеләү максатыннан белгечләр белән очрашу. Декада кысаларында «Мәрхәмәтле йөрәк», «Шәфкатьлелек атнасы» акцияләре, музейга сәяхәт оештырыла.
3 декабрь көнне инвалидлыкны раслаучы тиешле документ булганда Балык Бистәсе таксистлары (телефоннар: 89520456050; 89520438946; 89872353481; 89172609948;89270346277) һәм чәчтарашлар Елена Матюкова (89196959784), Айгөл Вахитова (8960033270) хезмәт күрсәтәләр.
10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр «Дельфин» комплексы бассейнында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бушлай йөзү.
4 декабрь көнне физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өйдә очрашу, дискотека.
5 декабрь көне дә чараларга шактый бай булачак. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Үз кулларың белән эшләнгән могҗизалар» дигән мастер-класс (иҗади остаханәләр), «Кеше бәласенә битараф булма» игелеклелек дәресе, «Түгәрәк өстәл» артында очрашу.
7 декабрьдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән этник әңгәмәләр, китап күргәзмәсе оештыру, И. Сөнгатуллинның өендә булу,төрле материаллардан эшләнмәләр буенча мастер-класс.
8-9-10 декабрь көннәрендә төрле мастер-класслар, видеопрезентация,әкияти тамаша,районның төрле хезмәт вәкилләре катнашында, эшкә яраксыз дип танылган балигъ булмаганнарның опекуннары белән түгәрәк өстәл, «Батырлык дәресе», «Күңелле старт» спорт-күңел ачу чарасы, ребуслар һәм шарадалар чишүгә викторина үткәрү.
Ункөнлек программасы буенча тулырак мәгълүматларны район социаль яклау бүлеге белән хәбәргә кереп таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа