Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы укучылары “Торна - 2020 ел символы” республика конкурсында катнаштылар

Россия кошлар саклау берлеге агымдагы ел символы итеп торнаны сайлады.

Шул уңайдан Татарстанның табигать тарихи музее 10 августтан 10 октябрьгә кадәр туган як табигатенә игътибар җәлеп итү һәм экологик белемнәрне популярлаштыру максатыннан рәсем һәм кул эшләре конкурсы оештырды. Шулай ук конкурсны оештыручылар арасында «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы һәм “Яшел планета” балалар иҗтимагый оешмасы бар.

Иҗади эшләр ике номинациядә бәяләнде. Алар дүрт яшь төркеменә бүленде: мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр, башлангыч мәктәп, урта сыйныф һәм өлкән сыйныф укучылары, өстәмә белем бирү үзәге укучылары. Конкурсның муниципаль этабына барлыгы 49 иҗат эше тәкъдим ителде. Сәнгать бәйгесендә районның 20 белем бирү оешмасыннан, учреждениеләреннән мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар катнашты. Барлык иҗади эшләр дә конкурсның республика этабында катнашу өчен җибәрелде.

“Торна - 2020 ел символы” республика конкурсының җиңүчеләре һәм призерлары –  Корноухово мәктәбе укучысы Дилә Бикметова, ул  Гран-при алды (җитәкчесе А.Бикметова), Р. Имамов –  балалар иҗат үзәгенең “Чәк-Чәк” студиясе җитәкчесе (укучылар коллективы 1 нче урын), Софья Молгачева - шул ук мәктәп укучысы (җитәкчесе Л. Калмыкова)- 2 нче урын, Ралина Шакирова –  Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясе укучысы (җитәкчесе И. Шакиров) – 2 нче урын, Илназ Шакиров –  Балыклы Чүкәй мәктәбе укучысы (җитәкчесе Г. Шакирова) –  2 нче урынга лаек булдылар.  Радель Вәлиев - Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясе укучысы (җитәкчесе Г. Вәлиева), Надежда Яковлева – Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясе укучысы (җитәкчесе Э. Галиуллина) - тамашачылар симпатиясе призына ия булдылар. Салават Бәдретдинов - Күки мәктәбе укучысы (җитәкчесе Л. Шәрипова) – 2 нче урын, Диләрә Яруллина “Мишутка” балалар бакчасында тәрбияләнүче (җитәкчесе И. Әгъзәмова) - 1 нче урын, шул ук балалар бакчасыннан Нәргизә Шиһапова (җитәкчесе О. Гордеева) – 3 нче урын, Зәйнәп Мөхәммәтрәхимова Яңа Арыш мәктәбе укучысы (җитәкчесе – Ф.Хамиева) 3 нче урынны алдылар.

Җиңүчеләр «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында узган тантанада катнаштылар. Алар  дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Елена Блинова,

балалар иҗат үзәге методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса