Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында Гаилә, мәхәбәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр (фоторлар)

8 нче июль көнен Гаилә, мәхәбәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтәләр. Шул уңайдан Балык Бистәсе никахларны теркәү бинасында бәйрәм үткәрделәр.

Кунакка 50 елдан артык бергә парлы гомер кичергән дүрт гаилә чакырылган иде. Югары Тегермәнлек авылыннан Вагыйз һәм Сәвия Гәйнуллиннар, Анатыш авылыннан Николай һәм Юлия Назаровалар, Михаил һәм Роза Мамлиннар, Казаклар Чаллысы авылыннан Тимофей һәм Галина Шапиевлар гаиләләре үрнәк булып, ничә еллар иңне-иңгә куеп бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр.

Тырыш хезмәтләре өчен ничәмә-ничә мактау грамоталары белән бүләкләнгән алар. Әлеге бәйрәмдә Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма кометиты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Әлфия Мостафина аларны котлап изге теләкләрен җиткерделәр. Рашат Хәбибуллин районда булган үзгәреш, төзелешләр турында сөйләп үтте. Быел районыбызда 60 пар гаилә корган, 70 кә якын бала дөньяга аваз салган икән. "Үзгәрешләр яхшыга, алга бара. Районыбызның алга китүендә, үсеш алуында сезнең дә өлешегез зур. Ничә еллар көнне-төнгә ялгап хезмәт иттегез, балалар үстердегез. Шушындый матур, мул тормышта озак яшәвегезне телим",-диде ул. Өлкәннәребезгә бүләкләр тапшырганнан соң, кичә күңелле концерт белән дәвам итте.

Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен уздыруны оештыру комитеты "Мәхәббәт һәм тугрылык" дип аталган медаль чыгарган. Медаль турындагы нигезләмә буенча никахларын кимендә 25 ел элек теркәткән, бер-берсен яратуга, тугрылыкка корылган гаиләләрнең ныклыгы белән танылган, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән ир һәм хатын бүләкләнә икән. Бүген мондый медальне Югары Тегермәнлек авылыннан Сәвия белән Вагыйз Гәйнуллиннарга тапшырдылар. Аларны котларга балалары һәм оныклары да килгән иде.

Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

Гөлназ Зарипова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә, мәхәбәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр