Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аның исеме халык  күңеленә уелып калыр

 Тәберде  Чаллысы халкы авылдашлары, үзешчән композитор Фәтхрахман Әхмәдиев белән хаклы рәвештә горурлана.

Узган атнада авыл мәдәният йортында әлеге шәхеснең иҗатына һәм  тормыш юлына багышланган чара узды. Әтиләре яшьли вафат булу сәбәпле, дүрт баланы тәрбияләү тулысынча әниләре җилкәсендә була. Авырлыкларга карамастан әни кеше аларның укымышлы һәм  итәгатьле булып үсүләрен тели. Улының музыкага, җыр-моңга гашыйк булуын белеп аңа гармун (венская)  сатып ала. Шул мизгелдән ул егетнең кулыннан төшми.

Атаклы композитор Салих Сәйдәшев белән очрашу Фәтхерахман тормышында зур үзгәреш ясый. Ул Казан музыка училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач мәктәптә музыка укытучысы булып эшли, хор оештыра, концертларда катнаша. Шул ук вакытта ул иҗат белән шөгыльләнә, халыкчанлыгы һәм ихласлыгы белән аерылып торган җырлар яза.

-Бүгенге көндә Котлы Бөкәш туган якны өйрәнү музеенда ике бик кыйммәтле экспонат, композиторның гармуны һәм фотоаппараты, шулай ук фотосурәтләр, альбомнар, ноталар, аның турында истәлекләр саклана,- дип сөйләде безгә музей мөдире Алсу Бәдретдинова.Композитор вафатыннан соң гармунны Чистайга  сатып җибәргәннәр. 1960-1961 елларда Фәтхрахман Әхмәдиев “Берсут” ял йортында эшләгәндә аның туганы Нургали Дәүләтшин  бу гармунда уйнарга өйрәнә. Ул үсеп җитеп, үзе акча эшли башлагач берничә тапкыр Чистайга барганнан соң гармунны табып аны сатып ала. Ул озак еллар Котлы Бөкәш, Балык Бистәсе һәм башка авыллардагы чараларда, кичәләрдә әлеге гармун белән Фәтхераман Әхмәдиев иҗат иткән көйләрне яңгырата. 2010 елга кадәр бу гармун моңнары Түбән Кама шәһәрендә яңгыраса, шул елның 15 нче ноябрендә, композиторның 80 еллык юбилеена багышланган чарада Нургали Дәүләтшин бер куплет- җыр башкарганнан соң гармунны безнең музейга бүләк итә.

Көйләр язудан тыш композитор фотография белән дә шөгыльләнә. Көндезен фотографиягә төшерсә, төннәрен аларны эшләп  алдагы көнне хуҗаларына тапшыра торган була. Күп еллар бу фотоаппарат Тәб. Чаллы мәктәбендә саклана, соңыннан безнең музейга күчә,- диде ул.

 Чара барышында Фәтхрахман аганың туганы Миннәхмәт Әхмәдиев үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Композиторның көйләре яңгырады. Әлеге гармунда Әсхәт Әхмәдуллин уйнавына кушылып Рөстәм Шәйдуллин композиторның “Мәңге яшисе килә”, ә Алия Шаһиева,  “Хәбәрсез югалганнар” дигән тарихта җуелмас  җырларын башкардылар.

Якташыбыз Фәтхрахман Әхмәдиев халкыбызга зур мирас калдырды. Ул иҗат иткән йөзләгән җырның күбесе халык арасында бик популяр булды. Алар сәхнәләрдә озак еллар  яңгырар, халкыбыз күңелендә мәңге сакланыр.

 

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X