Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Анатыш авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды

Үзара салым мәсьәләсе буенча гражданнар җыены “Рәсәй Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары” федераль законы, “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында”  законнары  һәм “Анатыш авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге Уставы нигезендә үткәрелә.

 Җыеннар 3 этапта үткәреләчәк. Бу ниндидер сәбәпләр аркасында катнаша алмаучыларның да  фикерен белү һәм пандемия шартларында куркынычсызлык чараларын саклау өчен эшләнә. Кичә шундый ук җыен Шиланка авылында да булып узды. Үзара салымнан җыелган акчага дәүләт ярдәме өстәлгәннән соң 2020 нчы елда җирлектәге Анатыш һәм Шиланка авылларында  су скважиналарына павильоннар төзелде, “Колосок” балалар бакчасына ВЛ-0,4 Квт.лы урам яктырту линиясе үткәрелгән, Шиланка авылында зиратка кадәр юл төзекләндерелгән һәм башка эшләр башкарылган.

Гражданнар җыенында катнашучылар 2021 нче елда үзара салым акчасына җирлектә авыл юлларын төзекләндерү өчен щебень, сатып алырга, аны тарату өчен грейдер хезмәтен түләү, урамнарда яктырткычларны алшытыру һәм яңаларын кую, Анатыш авылы аша узучы Бәтке елгасы ярында чистарту, төзәтү эшләрен башкарырга планлаштыралар. Җыенда катнашучылар   хәл ителәсе бурычларга кагылышлы үтенечләрен, фикерләрен җиткерделәр. Үзара салым түләү турында карар кабул ителде.

 

Нияз Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X