Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2021 елда пенсияләрне индексацияләячәкләр

2021 елның 1 гыйнварыннан барлык иминият пенсияләре дә 6,3 процентка индексацияләнәчәк.

 Бу хакта «Парламентская газета» яза.

Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Елена Бибикова сүзләренчә, гамәлдәге законнар нигезендә эшләмәүче пенсионерларның барлык иминият пенсияләренә, картлык буенча пенсияләрне дә кертеп, 1 гыйнвардан индексация үткәрелә. РФ Президенты Владимир Путин сентябрь аенда сенаторлар белән узган очрашуда, илдәге социаль-икътисади вазгыятькә дә карамастан, иминият пенсияләренең индексацияләнәчәге хакында белдергән иде.

Пенсия уртача алганда мең сумга артачак.

Сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм инвалидлар ала торган акчалата түләүләр 1 февральдән артачак. «Биредә индексациянең күләме моннан алдагы ел өчен куллану бәяләре индексыннан чыгып билгеләнә, әлегә ул 3,8 процент тәшкил итә», - диде Бибикова.

Социаль пенсияләр 1 апрельдән индексацияләнәчәк. Әлеге пенсия шулай ук «пенсионерның яшәү минимумы фаразланган үсеш индексы» күләменә карап ел саен күтәрелә. Әлегә ул 2,6 процент тәшкил итә, әмма бу күрсәткеч үзгәрергә дә мөмкин.

Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/jemgyiyat/2021-elda-pensiyalrne-indeksatsiyalyachklr

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса