Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр,инфаркт кичергәннәргә файдалы аш

Инфаркт кичергәннәргә, атеросклероз һәм гипертония белән авыручылар өчен бик файдалы булган аш әзерләү рецептын язып җибәрәм.

Күз йөгертеп кенә укып китмәгез, аерым биткә язып алып куегыз бу рецептны. Дөнья хәлен белеп булмый, көннәрдән бер көнне үзегезгә дә кирәк булып куюы бар.
150 грамм арпа ярмасы (перловка), 400 грамм чистартылган кабак, 1 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 литр яшелчә шулпасы, 2 баллы борыч, 1 баш суган, тәменчә тоз, туралган укроп яки петрушка алына.
Ярманы юып, 4 сәгать салкын суда җебетегез һәм дуршлагка салып саркытыгыз. Кабакны шакмаклап турагыз. Суганны чистартыгыз, ваклап турагыз һәм, зәйтүн маен салып, калын төпле кәстрүлдә 5 минут тирәсе томалап пешерегез. Кабак өстәп тагын 5 минут пешерегез. Яшелчә шулпасы өстәп кайнатып чыгарыгыз һәм сүлпән утта 15 минут тотыгыз. Борычларны юып, эчен алыгыз, турагыз һәм ярма белән бергә ашка салыгыз, тоз өстәп 20 минут кайнатыгыз. Әзер ашка укроп яки петрушка сибеп җибәрегез.
Исламия ГАЛӘВЕТДИНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев