Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Юлсубино авылында яшәүче газиз әниебез Нурия Нурулла кызы Нотфуллинаның шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилее булып узды.

08 мая 2019, 08:58

870

0

0

Юлсубино авылында яшәүче газиз әниебез Нурия Нурулла кызы Нотфуллинаның шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилее булып узды.

Юлсубино авылында яшәүче газиз әниебез Нурия Нурулла кызы НОТФУЛЛИНАның шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилее булып узды.

Кадерлебез, сине ихлас йөрәктән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Безнең өчен син дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән киңәшләрең, зур тәрбияң, акыллы киңәшләрең  өчен мең рәхмәт сиңа, кадерлебез!

Күз нурыңны түктең безнең өчен,

Йөрәк җылың булды гел юлдаш!

Шатлыгыбыз арта сиңа карап,

Безнең өчен бәхет син булгач!

Иң кадерле газиз кешебез син,

Бу буш сүзләр дип уйлама.

Әниләргә сыенып яшәгәннәр

Бәхетен таба якты дөньяда!

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне, кеше итеп,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Сине яратып, хөрмәт итеп, балаларың: Илнар-Алсу, Айнур-Рәзилә, Илнар-Гөлия. Оныкларың: Ирек-Инзилә, Зәлинә, Азалия, Данис, Надир. Әлеге теләкләргә кода-кодагыйларың да бик теләп кушыла.

 

фотоplaycast.ru

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев