Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Юлсубино авылында яшәүче Габделәхәт Хәмәт улы Мостафинның - 85 яшьлек юбилее.

    --, 25 ноябрь 2020 - 08:46
    228
    0
    0

    Юлсубино авылында яшәүче Габделәхәт Хәмәт улы Мостафинның 25 ноябрь көнне 85 яшьлек юбилее.

    Кадерле әтиебез! Безгә үрнәк, яхшы әти, ныклы таяныч, олы терәк булганың өчен зур рәхмәт. Әле күп еллар бәхетле гомер кичерергә, балаларыбызның уңышларына куанып яшәргә язсын. Әтиебезнең тырышлыгына, осталыгына, гаилә җанлы булуына сокланабыз. Олы киңәшчебез, ярдәмчебез булып, елларга бирешмичә, сау-сәламәт гомер итәргә язсын сиңа, әти. Син булганга бик бәхетле, кадерлебез.

    Безнең өчен күпме тырышасың,

    Уйланасың гомер эчендә.

    Онытмабыз, әткәй, һичбер вакыт,

    Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.

    Кайгы-хәсрәт мәңге юл тапмасын.

    Безнең тату, бердәм ояга.

    Пар канатлы булып озак яшик,

    Бәхет-шатлык татып дөньяда.

    Иң изге теләкләр белән: кызың Раушания, киявең Илфар, оныгың Алинә, киявең Антон, оныкчыгың Тимур.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: