Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Юлсубино авылында яшәүче Габделхәмит Фәрзетдин улы Фәрзетдиновның 26 гыйнварда 90 яшьлек юбилее.

26 января 2021, 08:28

401

0

0

Юлсубино авылында яшәүче Габделхәмит Фәрзетдин улы Фәрзетдиновның 26 гыйнварда 90 яшьлек юбилее.

Юлсубино авылында яшәүче Габделхәмит Фәрзетдин улы Фәрзетдиновның 26 гыйнварда 90 яшьлек юбилее.

Изге җанлы, киң күңелле, кадерле әтиебез!

Сине чын күңелдән туган көнең белән ихлас тәбриклибез. Безне кадерләп, аталарча кайгыртып үстергәнең өчен мең рәхмәтлебез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф, гади, ярдәмчел кешеләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, киңәшчебез дә. Киләчәктә дә тынычлыкта, муллыкта, без - балаларыңның, оныкларыңның игелеген, рәхәтен күреп озын- озак гомер итәргә язсын.

Күпме генә бәхет теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

 Нинди генә изгелекләр эшләмәдең,

 Кешеләргә гомер буена!

Шуңа сине бар да яраталар,

Дус-ишләрең йөри кергәләп.

Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән

Яшик әле, әткәй, бергәләп!

Иң изге теләкләр белән: кызларың-кияүләрең, онык-оныкчыкларың исеменнән улың Ринат, киленең Лилия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев