Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Юлсубино авылында гомер итүче әниебез, әбиебез Исламия Әмир кызы ХАҖИЕВАның 22 апрельдә туган көне.

21 апреля 2021, 10:02

743

0

0

Юлсубино авылында гомер итүче әниебез, әбиебез Исламия Әмир кызы ХАҖИЕВАның 22 апрельдә туган көне.

Юлсубино авылында гомер итүче әниебез, әбиебез Исламия Әмир кызы Хаҗиеваның 22 апрельдә туган көне.

Кадерлебез! Сабыр, кешелекле, ярдәмчел, кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбриклибез.Һәр туар таңың шатлык белән атсын. Аллаһы Тәгалә саулыктан аермасын. Әтиебез белән тигезлектә тагын күп еллар балалар һәм оныклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә  бәхетле, бәрәкатьле  гомер кичерергә язсын.

Әни бит ул - өйнең яме,

Ә тормышта олы бер терәк.

Сәламәт бул, озак яшә,

Син бит, әни, безгә бик кирәк.

Котлы булсын, әнкәй, туган көнең,

Балкып торсын һәрчак йөзләрең.

Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән,

Үтсә иде алгы көннәрең.

Иң изге теләкләр белән: балаларың Алсу-Рөстәм, Азат-Алия, Айсылу-Ленар, оныкларың. Бу теләкләргә бабабыз Әмир, әтиебез Гәбделәхәт, кода-кодагыйлар, туганнарың кушыла.

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X