Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Югары Тегермәнлек авылында гомер итүче әниебез Анна Галимова Яков кызының 14 нче сентябрьдә олы юбилее

14 сентября 2018, 09:09

773

0

0

Югары Тегермәнлек авылында гомер итүче әниебез Анна Галимова Яков кызының 14 нче сентябрьдә олы юбилее

Югары Тегермәнлек авылында гомер итүче әниебез Анна Галимова Яков кызының 14 нче сентябрьдә олы юбилее.

Әниебез озак еллар укытучы булып эшләп, күпме балага белем, күңелләренә бары яхшылык, изгелек салып, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләгән кеше. Зур уңышларга ирешкән шәкертләре белән әниебез горурланып яши.

Кадерле әниебез! Без сине туган көнең-юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә тигез, матур итеп яшәгез!

Әти белән тигез яшәгез сез.

Ничек матур парлап йөргәндә!

Шулай бергә каршы алыгыз сез,

Без сагынып кайтып кергәндә.

Котлы булсын әни туган көнең,

Матур булып атсын таңнарың.

Рәхәт яшә, игелеге төшсен,

Син үстергән һәрбер балаңның.

Чын йөрәктән яздым бу юлларны,

Кабул итеп алчы әнием.

Исән-имин яшә, сәламәт бул,

Терәк булсын әтием.

            Исәнлек-саулык, озын гомер теләп: тормыш иптәшең, дүрт балаң, кияүләрең, киленең, тугыз оныгың, ике оныкчыгың.

фотоslavdelo.dn.ua

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев