Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Югары Тегермәнлек авылында гомер итүче кадерле әтиебез Фәнис Минвәгыйз улы ШӘРИПОВның 18 августта 55 яшьлек юбилее.

14 августа 2020, 10:54

622

0

0

Югары Тегермәнлек авылында гомер итүче кадерле әтиебез Фәнис Минвәгыйз улы ШӘРИПОВның 18 августта 55 яшьлек юбилее.

Югары Тегермәнлек авылында гомер итүче кадерле әтиебез Фәнис Минвәгыйз улы Шәриповның 18 августта 55 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез, сине олы юбилеең белән ихластан котлыйбыз. Олы җанлы, сабыр холыклы, киң күңелле, безгә һәрвакыт төпле киңәшләрең биреп яшәүче, балалар дип, яраткан хатыным торучы кадерле әтиебезгә бәхетле көннәр, күңел тынычлыгы, авыруларга бирешмичә яшәвен телибез. Озын гомер, бәхет-шатлыклар, кайгы-хәсрәткә бирешмичә, һаман шулай көчле рухлы, ярдәмчел, изге күңелле, мәрхәмәтле булып, балаларыңның, оныкларыңның кадер-хөрмәтен күреп, әниебез белән бергә муллыкта, кайгы-хәсрәтсез, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә. Син безнең өчен горурланырлык бабай, әти, ир.

Гади, сабыр, олы җанлы да син,

Кылганнарың бары изгелек.

Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,

Бәхетләрең булсын гомерлек.

Тырыш синең оста кулларың,

Матур эзле үткән юлларың.

Барча туганнарга, якыннарга,

Һәрчак изге булды уйларың.

Син булганда без бәхетле,

Синең белән якты көнебез.

Безнең белән син дә бәхетле бул,

Сиңа озын-озак гомер телибез.

Сине яратып, рәхмәт сүзләребезне җиткереп: тормыш иптәшең Гөлфия, балаларың Рәдис, Дәнис,Гөлфизә, киявең Фаил, оныгың Әмилә.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев