Яншык авылында яшәүче хөрмәтле әтиебез Бәдамша Хөсәен улы, әниебез Таһирә Хәким кызы ХӨСӘЕНОВларны алтын туйлары белән тәбрик итәбез
Яншык авылында яшәүче хөрмәтле әтиебез Бәдамша Хөсәен улы, әниебез Таһирә Хәким кызы ХӨСӘЕНОВларны алтын туйлары белән тәбрик итәбез.
Һәрчак пар канатлы булып, бер-берегезнең күңел җылысын тоеп саулык белән озын-озак гомер итегез.
Пар алмадай парлы булып,
Озын юллар үттегез.
Бар авырлыкларны җиңеп,
Алтын туйга җиттегез.
Ике сукмак берләшкәндә,
Атлап киткәнсез юлдан.
Ярты гасыр гомер үткән,
Тоташып куллар кулдан.
Сез бүген дә ныклы терәк,
Безгә һәрвакыт кирәк.
Хәсрәтләр дә җиңеләя,
Парлап типкәндә йөрәк.
Иң изге теләкләр белән: кызларыгыз, кияүләрегез, онык-оныкчыкларыгыз исеменнән кызыгыз Гөлирә.
фотоpomolvka.guru
Нет комментариев