Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Яңа Арыш авылында гомер итүче әтиебез Хәсән Мөхәммәт улы, әниебез Миңҗамал Гариф кызы ХИСАМИЕВЛАРларның гаилә корып яши башлауларына 2 нче мартта 60 ел тула.

    --, 3 март 2021 - 11:19
    114
    0
    0

    Яңа Арыш авылында гомер итүче әтиебез Хәсән Мөхәммәт улы, әниебез Миңҗамал Гариф кызы Хисамиевларларның гаилә корып яши башлауларына 2 нче мартта 60 ел тула.

    Без аларга саулык-сәламәтлек телибез. Балаларының, оныкларының игелеген, рәхәтен күреп тагын да күп еллар тигез гомер итсеннәр иде. 4 мартта әтиебезнең туган көне дә.

    Сез табышкан, сез кавышкан,

    Безнең бәхеткә генә.

    Яшәтер идек сезне без,

    Төреп бәхеткә генә.

    Җил-давылдан саклап кына,

    Үстердегез безне сез.

    Иң кадерле затларыбыз –

    Алтыннарга биргесез.

    Безне мәхрүм итмәдегез,

    Ата-ана назыннан.

    Сезгә нинди изгелекләр,

    Күрсәтсәк тә аз сыман.

    Без телибез, әти-әни,

    Сезгә бүген тик шуны:

    Булыгыз һәрчак таза-сау,

    Белмәгез картаюны!

    Әткәй-әнкәй безнең пар канат,

    Сез булганга дөнья түгәрәк.

    Иңне-иңгә, җанны-җанга куеп,

    Яшик әле бергәләп!

    Иң изге теләкләр белән: 4 кызыгыз, 2 киявегез, 10 онык, 10 оныкчык исеменнән кызыгыз Гүзәлия.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: