Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Трой-Урай авылында гомер итүче әтиебез Сабирҗан Хәмәтхан улы Мөхәммәтшинның 14 сентябрь көнне 80 яшьлек юбилее

    --, 13 сентябрь 2019 - 10:13
    87
    0
    0

    Трой-Урай авылында гомер итүче әтиебез Сабирҗан Хәмәтхан улы МӨХӘММӘТШИНның 14 сентябрь көнне 80 яшьлек юбилее.

     Кадерле әтиебез! Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине 80 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

    Гади, сабыр, олы җанлы да син,

    Кылганнарың бары изгелек.

    Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,

    Бәхетләрең булсын гомерлек.

    Туган көннәр ел да кабатлана

    Ләкин кабатланмый үткәне.

    Бәхет, шатлык һәм тазалык белән

    Килеп торсын иде көткәне.

    Иң изге теләкләр белән: кызың Рәйхана, киявең Рафис, оныкларың Айдар, Аишә. Безнең теләкләргә калган балаларың да кушыла.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: