Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Түбән Тегермәнлек авылында яшәүче әтиебез Нурулла Сибгәтулла улы Әхмәдуллинның 14 июндә гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее.

13 июня 2018, 08:15

958

0

0

Түбән Тегермәнлек авылында  яшәүче   әтиебез  Нурулла Сибгәтулла улы Әхмәдуллинның  14 июндә  гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее.

 Кадерле Әтиебез! Сине чын  йөрәктән юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа булган рәхмәтебез чиксез! Акыллы киңәшләрең  безнең  тормышта якты маяк сыман. Син безнең  олы терәгебез, таянычыбыз.  Киң  куңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел син.  Уй-теләклэрең һәрчак изелектә  синең.

Әни белән бергә бер-берегезнең җан җылысын тоеп,тынычлыкта, саулыкта,оныкларны сөеп, озак еллар тигезлектэ , бәрәкәтле гомер кичерергә язсын.  Сез  безгә урнәк, сез безгә бик кирәк!

Син булганда без бәхетле,

Синең белән якты көнебез.

Безнең белән син дә бәхетле бул,

Сиңа озын-озак гомер телибез.

Иң изге теләкләр белән   балаларың: Алия-Рәсүл, Диләрә, оныгың  Кәрим. Безнең теләкләргә әниебез  Гөлүсә, әбиебез  Дамирә, кода-кодагыйларың һәм барлык туганнар да кушылалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев