Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Түбән Тегермәнлек авылында  яшәүче кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз  Миневәгыйз һәм Сәвия Гайнуллиннарның бергә яши башлауларына 60 ел

    --, 25 март 2022 - 09:58
    519
    0
    0

    Түбән Тегермәнлек авылында  яшәүче кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз  Миневәгыйз һәм Сәвия Гайнуллиннар 1962 нче елның 30 мартында уртак тормыш корып җибәргәннәр. Шул еллардан соң 60 ел гомер узган.
    Безнең кадерлеләребез, сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез - бриллиант туегыз белән котлыйбыз. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәк-терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, матур, күркәм гомер кичерәсез. Һәрвакыт тормыштан, хезмәттән тәм табып яшисез. Иңне-иңгә куеп, хәләл көч белән матур тормыш корып, 6 бала үстереп, аларны олы тормыш юлына озаттыгыз. Авырлыклар килгәндә дә бер-берегезне югалтмагансыз, төпле нигезле, ышанычлы гаилә учагында балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз белән матур итеп гомер итәсез. Ходай сезне саулыктан аермасын, мул, имин тормышта пар канатлар булып, озын гомер итәргә язсын. Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.
    Мөлдерәмә чиләкләре,
    Әле пар йөрәкләре.
    Әти янында әни бар,
    Әни янында әти бар.
    Озын гомер,саулык-сәламәтлек
    Бирсен Ходай жәлләми.
    Алтмыш ел иңне-иңгә куеп,
    Бергә тартып тормыш арбасын,
    Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып,
    Һәрчак туры юлдан барасыз.
    Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,
    Безгә сезнең белән бик рәхәт.
    Әти-әни, барысы өчен сезгә
    Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.
    Ашкынып та, сагынып та кайтам
    Туып-үскән йортым – ояма.
    Күңелем тулы шатлык, әле дә
    Әткәм-әнкәм бар,дим, дөньяда.
    Тәрәзләрдә утлар балкып яна,
    Әти каршы ала урамда.
    Йөгергәләп әни табын кора,
    Тәмле ашлар пешкән казанда.
    Мәңге-мәңге шулай тәрәзләрдә
    Балкып торса иде утыбыз.
    Һәрчак безне каршы алса иде
    Әти-әни, туган йортыбыз.
    Тигез гомер насыйп булсын сезгә,
    Гел атлагыз бергә, янәшә.
    Бер-берегезгә пар канатлар булып
    Яшәсәгез иде йөзгәчә.
    Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз Исламия-Галимулла,  Зөлфия-Әлфрит, Гөлназ, Нурислам-Рамилә, Вахит-Гөлфизә, Рузалия-Марат; 13 оныгыгыз, 2 оныкчыгыгыз. 

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: