Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Түбән Тегермәнлек авылында яшәүче кадерле әниебез Сәвия Мөхәммәтвәли кызы Гайнуллинаның   25 июльдә 80 яшьлек юбилее.

24 июля 2020, 08:40

680

0

0

Түбән Тегермәнлек авылында яшәүче кадерле әниебез Сәвия Мөхәммәтвәли кызы Гайнуллинаның   25 июльдә 80 яшьлек юбилее.

Түбән Тегермәнлек авылында яшәүче кадерле әниебез Сәвия Мөхәммәтвәли кызы Гайнуллинаның  25 июльдә 80 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әниебез!

Сине 80 яшь тулу уңае белән чын күңелдән котлыйбыз. Әтиебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әни. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син, әни, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа  сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. 

Әни! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда тәмле ризыкларың белән кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Өебез һәрчак ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әти белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез.

Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!

Әни бит ул-өйнең яме,

Ә тормышта-олы терәк.

Сәламәт бул, озак яшә,

Син бит, әни, безгә кирәк.

Озын гомер бирсен Ходай сиңа,

Сызламасын аяк-кулларың.

Әткәебез, балаларың, туганнарың белән

Матур үтсен гомер юлларың.

Без бурычлы сиңа гомер буе,

Күрсәтергә кадер-хөрмәтне.

Син бит, әни, безгә бу тормышта,

Якты кояштан да кадерле.

Иң изге теләкләр белән: балаларың Исламия-Галимулла,  Зөлфия-Әлфрит, Гөлназ, Нурислам-Рамилә, Вахит-Гөлфизә, Рузалия-Марат; оныкларың Айзилә-Фәргать, Айдар; Айрат-Гүзәл, Алинә; Рамил; Ислам, Зөһрә, Илсаф; Гөлшат, Самат; Энҗе, Рәзилә, Муса. Безнең теләкләргә  әтиебез Миневәгыйз һәм кода-кодагыйларың да кушыла.

 

v

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев