Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Тәберде Чаллысы авылында гомер итүче кадерле кешеләребез - әтиебез Әнәс Әхәт улы белән әниебез Гөлфия Һадиулла кызы Мифтаховларның  24 апрельдә  истәлекле  көннәре.

24 апреля 2020, 09:02

597

0

Әтиебезгә 59 яшь тулса, сөйкемле әниебез үзенең күркәм 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Кадерлеләребез! Без сезне туган көннегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Тырыш, кешелекле, ярдәмчел булуыгыз белән зур ихтирам һәм хѳрмәт яуладыгыз. Җир йѳзендәге иң матур, иң изге теләкләребезне җиткереп, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет-куанычлар,күтәренке рух, безнең күңел җылысын тоеп, игелекләребезне күреп, бергә-бергә тигезлектә, муллыкта озын гомер кичерүегезне телибез.

Әни бит ул - өйнең җылысы,

Әти – дөнья терәге.

Әни белән әти бергә булса,

Тыныч була бала йөрәге.

Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,

Безгә сезнең белән бик рәхәт.

Әти-әни, барысы өчен сезгә,

Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән: улларыгыз Фәнис, Рафис, кызларыгыз Зөлфия һәм барлык туганнар да кушыла.

zas

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X