Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Шушы көннәрдә Полянка авылында яшәүче мәрхәмәтле, олы йөрәкле, кадерле апабыз Нурия Рәхимулла кызы Шәяхмәтованың күркәм юбилее.

03 сентября 2021, 11:11

408

0

0

Шушы көннәрдә Полянка авылында яшәүче мәрхәмәтле, олы йөрәкле, кадерле апабыз Нурия Рәхимулла кызы Шәяхмәтованың күркәм юбилее.

Шушы көннәрдә Полянка авылында яшәүче мәрхәмәтле, олы йөрәкле, кадерле апабыз Нурия Рәхимулла кызы ШӘЯХМӘТОВАның күркәм юбилее.
Барыбыз өчен дә киңәшче, сердәшче булган кадерле апабыз! Туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз сине! Шәфкатьле йөрәгеңә саулык, изгелекле күңелеңә тынычлык телибез. Гел дә шулай бергә булып шатлыкларны уртаклашып яшәргә насыйп булсын! 
Әткәй-әнкәй үрнәгендә
Инде кеше булганбыз.
Кай арада гомерләрнең
Күп өлешен узганбыз.

Гел рәхәт кенә булмаган,
Булган төрле чаклары.
Тик хәтердә истә калган,
Никтер рәхәт яклары.

Хак Тәгалә килер көнен,
Тыныч, хәерле итсен.
Үзе биргән һәр сәгате,
Шатлык-бәхеттә үтсен.

Балаларың уңышлары,
Сөендерсен күңелеңне.
Ана өчен шул куаныч -
Иң зур бәхет түгелме?

Берүк Ходай аермасын,
Гомер иткән иреңнән.
Дус-туганнар төшмәсеннәр,
Табыныңның түреннән.
Безнең өчен бик кадерле,
Мәрхәмәтле апабыз!
Һич арттырмый әйтәбез без -
БЕЗ СИНЕ ЯРАТАБЫЗ!

Синең туган көнгә бездән,
Бәйләм-бәйләм теләкләр.
Җитмеш, сиксән, туксангача
Бергә типсен йөрәкләр.
Иң изге теләкләр белән сине яратып бертуганнарың һәм гаиләләребез: Ильфруз-Равия, Миләүшә-Мирзаҗан, Алсу-Рамил. Безнең теләкләргә балалар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев