Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Полянка авылында яшәүче Айгөл Камил кызы Вафинаның 25 нче сентябрьдә туган көне. 

    --, 25 сентябрь 2020 - 09:41
    288
    0
    0

    Полянка авылында яшәүче Айгөл Камил кызы Вафинаның 25 нче сентябрьдә туган көне. 

    Сине туган көнең белән котлыйбыз, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Тормышка ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне телибез. Тормыш иптәшең Алифнур белән тигезлектә, мул тормышта яшәп, балаларыгызны исән-сау үстереп, аларның бәхетләрен күрергә язсын. Һәрвакыт шулай кешелекле, олы йөрәкле, ярдәмчел булып кал.

    Туган көнең кебек ямьле булсын,

    Яшәр елларыңның агышы.

    Дәрт-дәрманлы

                       булсын хыялыңның,

    Яшәр өчен канат кагышы.

    Гомерләрнең кадерләрен белеп,

    Яшә әле җирдә куанып,

    Сәламәт бул, борчу-хәсрәт күрмә,

    Тормышың гел торсын нурланып.

    Иң изге теләкләр белән: әниең, тормыш иптәшең Алифнур, балаларың Камилә, Зәринә, Данир, апаң Фәнзия, абыең Хәйдәр. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: