Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Олы Укмас авылында яшәүче кадерле кешебез Рафаил Зыятдин улы Фатыйховның 15 октябрьдә туган көне – 60 яшьлек юбилее булды.

15 октября 2019, 10:09

579

0

0

Олы Укмас авылында яшәүче кадерле кешебез Рафаил Зыятдин улы Фатыйховның 15 октябрьдә туган көне – 60 яшьлек юбилее булды.

Олы Укмас авылында яшәүче кадерле кешебез Рафаил Зыятдин улы Фатыйховның 15 октябрьдә туган көне – 60 яшьлек юбилее булды. Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез! Сине ихлас күңелебездән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, бәрәкәтле гомер, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлы көннәр телибез. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның игелеген, шәфкатен тоеп, тигезлектә яшәргә насыйп булсын.

Бүген синең юбилеең, әти!

Алтмыш яшең — Ходай бүләге.

Син салучы безнең йорт нигезен,

Әни өчен тормыш терәге.

Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең,

Киңәшләрең булды үтемле.

Шуңадыр ул, яшибез без, әти,

Кызартмыйча синең битеңне.

Абынганда, җайлап аңлатасың,

Сабыр төбе алтын икәнен.

Син тамыры булсаң, без тармагы,

Җиргә берегеп үскән имәннең.

Рәхмәт, әти, сиңа барсы өчен.

Тәрбияңә, биргән назыңа.

Күңел тынычлыгы юлдаш булсын,

Картлыгыңның якты язында.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев