Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Олы Укмас авылында яшәүче Фәнзия Хәбибрахман кызы НӘБИУЛЛИНАга 23 нче гыйнварда 60 яшь тула.

    --, 22 гыйнвар 2020 - 08:47
    45
    0
    0

    Олы Укмас авылында яшәүче Фәнзия Хәбибрахман кызы Нәбиуллинага 23 нче гыйнварда 60 яшь тула.

    Кадерлебез, сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык, бәрәкәтле озын гомер, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлы көннәр телибез. Туган җанлы, ярдәмчел булуың сәбәпле, төп йортыбыздан беркайчан да кунак өзелми.

    Туганнар хөрмәтен тоеп, исәнлектә, гомер кичерергә насыйп булсын.

    Бу гомерләр искән җилләр кебек,

    Сизелмичә үтеп китәләр.

    Гомер юлларыңда бәхет теләп,

    Гел елмайсын якты иртәләр.

     Иң изге теләкләр белән: апаң Галия, абыең Хәйдәр. Бу теләкләргә Вафиннар, Усмановлар, Нәбиуллиннар гаиләләре кушыла.

     

    apas

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: