Олы Әшнәктә яшәүче Раушан Габдулла улы Газизовның - 17 мартта һәм Гүзәлия Миңнулла кызы Газизованың 15 март көнне күркәм юбилейлары.
Олы Әшнәктә яшәүче Раушан Габдулла улы Газизовның - 17 мартта һәм Гүзәлия Миңнулла кызы Газизованың 15 март көнне күркәм юбилейлары.
Кадерлеләребез! Сезне ихлас күңелебездән туган көннәрегез белән котлыйбыз. Сезгә булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Сезнең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әти-әниләр бик сирәктер. Киләчәктә дә шулай бергә, бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта картаерга насыйп булсын!
Кояш сезгә назлап нурын сипсен,
Таң җилләре назлап сөйсеннәр.
Бәхет, шатлык сезгә юлдаш булсын,
Кайгы-хәсрәт ерак йөрсеннәр.
Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз, оныкларыгыз, кода-кодагыйларыгыз исеменнән Рафис-Лилия, Ләйсән, Сәед.
Нет комментариев