Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Олы Әшнәк авылында гомер итүче кадерле әниебез Флера Хаҗиәхмәт кызы Гарипованың 12 октябрь көнне 85 яшьлек юбилее

    --, 9 октябрь 2020 - 08:13
    282
    0
    0

     Кадерле әниебез! Сине гомер бәйрәмең, туган көнең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Без балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, бәхетле гомер кичерүеңне телибез.

    Күпме булса җирдә изге теләк,

    Без телибез сиңа барын да.

    Ап-ак карлар кебек бәхет яусын,

    Туган көннең һәрбер таңында.

    Йөрәгең җыйган яхшылыклар,

    Изгелекләр булып кайтсыннар.

    Туар таңнар алып килсен сиңа,

    Сәламәтлек, бары шатлыклар.

    Иң изге теләкләр белән: Эльмира-Рим, Җәүдәт, Азат-Гөлчәчәк, кодагыең Гөлчирә, барлык туганнарың, оныкларың, оныкчыкларың.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: