Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Олы Елга авылында яшәүче әтиебез Нурислам Нургали улы МИНГАЛИЕВ 28 нче май көнне үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

    --, 24 май 2019 - 08:39
    171
    0
    0

    Олы Елга авылында яшәүче әтиебез Нурислам Нургали улы МингалИев 28 нче май көнне үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

    Кадерле әтиебез! Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме—алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп,  әниебез Рәшидә белән хәерле, тыныч, тигез гомер итүеңне теләп калабыз!

    Бүген синең юбилеең, әти!

    55 яшь — Ходай бүләге.

    Син дәвамы безнең нигезләрнең,

    Синең кулда тормыш йөгәне.

    Чәчләреңне, әти, чал басса да

    Күңелең көр, һаман яшь әле,

    Җаның тыныч,

    тәнең таза булсын,

    Кайгы-хәсрәт күрми яшьнә әле!

    Бүгенгегә шөкер итеп яшә,

    Бәхет кунсын күңел түренә.

    Барыбызга канат, терәк булып,

    Талмый атла гомер үренә!

    Иң изге теләкләр белән: әниебез Рәшидә, улың Инсаф, кызың Гөлинә, киявең Илнар, оныкларың Данир hәм Диләрә.

     

    ajnjkukmor-rt.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: