Олы Елга авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, балаларымның газиз әнисе Гөлфинур Хәмитҗан кызы Габдуллинаның 30 нчы июльдә 55 яшьлек юбилее.
Олы Елга авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, балаларымның газиз әнисе Гөлфинур Хәмитҗан кызы Габдуллинаның 30 нчы июльдә 55 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез. Әрнү-сагыш белмә, һәрвакыт шулай мөлаем, олы йөрәкле, ярдәмчел бул.
Балаларыңның, оныкларыңның ихтирамын, күңел җылысын тоеп бергә-бергә яшәргә Ходай насыйп итсен.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Иң изге теләкләр белән сине яратып: тормыш иптәшең Тәлгать, әниең Гәүһәрбикә, улың Илназ, кызың Гөлнара, оныкларың Дамир, Роберт. Безнең теләкләргә барлык туганнар, кода-кодагыйларың да кушыла.
Нет комментариев