Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Олы Елга авылында яшәүче кадерле әтиебез Рәшит  һәм  әниебез  Минҗамал  ИБРАҺИМОВларның  бергә  тормыш корып яши башлауларына 19 апрельдә  50 ел була

16 апреля 2019, 15:26

890

0

0

Олы Елга авылында яшәүче кадерле әтиебез Рәшит  һәм  әниебез  Минҗамал  ИБРАҺИМОВларның  бергә  тормыш корып яши башлауларына 19 апрельдә  50 ел була

Олы Елга авылында яшәүче кадерле әтиебез Рәшит  һәм  әниебез  Минҗамал  ИБРАҺИМОВларның  бергә  тормыш корып яши башлауларына 19 апрельдә  50 ел була.

Кадерлеләребез! Сезне  алтын туегыз белән ихлас күңелдән  котлыйбыз. Сезнең  гаилә корып яши башлавыгызга 50 ел. Шушы еллар  дәвамында тормышның ачысын да, төчесен дә татыгансыз.  Тормыш авырлыкларына  бирешмичә, бер-берегезгә терәк булып, кайгы-шатлыкларны уртаклашып, пар күгәрченнәрдәй  матур яшәдегез һәм яшисез. Сезгә имин тормыш, тигез тыныч тормыш, саулык-сәламәтлек, тормышыбызга ямь өстәп, авырмый  яшәүгезне телибез. Киләчәктә балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын.

Алтын туегыз белән котлап,

Әткәй, әнкәй сезгә дәшәбез.

Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,

Пар канатлар булып яшәгез.

 Иң изге теләкләр белән улыгыз Минзөфәр, киленегез Гөлнур, оныкларыгыз Диләрә, Булат.

фото автордан.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев