Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Олы Елга авылында гомер кичерүче  Минзөфәр Нургали улы ИСМӘГЫЙЛОВның гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее

15 мая 2019, 08:54

661

0

0

Олы Елга авылында гомер кичерүче  Минзөфәр Нургали улы ИСМӘГЫЙЛОВның гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее

17 май көнне Олы Елга авылында гомер кичерүче  Минзөфәр Нургали улы Исмәгыйловның гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее.

Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.

Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Алдагы тормышыңда сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүебезне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!

Гаилә нигезе нык син булганга гына,

Рәхмәт синең төпле сүзеңә.

Безгә булган изгелегең, игътибарың

Савап булып кайтсын үзеңә!

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек,

Сине ташламасын, әти, гомергә,

Йортыбызны җылытучы учак,

Нур сибүче кояш син безгә!

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Зөлфия, балаларың Илфар-Сиринә, Идрис.

фотоyandex.com.tr

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев