Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Масловка авылында яшәүче Мөнәвәрә Әхәт кызы Нәфигуллинага 7 сентябрь көнне 55 яшь тула

06 сентября 2019, 09:24

601

0

0

Масловка авылында яшәүче Мөнәвәрә Әхәт кызы Нәфигуллинага 7 сентябрь көнне 55 яшь тула

Масловка авылында яшәүче Мөнәвәрә Әхәт кызы Нәфигуллинага 7 сентябрь көнне 55 яшь тула.

Тыйнак, сабыр, изге күңелле туганыбыз, сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык, бәрәкәтле озын гомер, күңел тынычлыгы, тигезлек белән шатлык-куанычлы көннәр телибез. Тыныч холкыңа туры китереп сайлаган иң игелекле һөнәр иясе–укытучы буларак, эшеңдә зур уңышлар ирешкән абруйлы мөгаллимә син.

Тормыш иптәшең Нәгыймулла белән тәртипле, акыллы балалар тәрбияләп үстердегез. Үз көнегез белән тормышыгызның эчен-тышын гөлгә күмеп, бер-берегезне яратып,хөрмәт итеп, авыл халкы, туганнар арасында үрнәк гаилә булып яшисез. Бүгенге юбилеең чын ике бишлегә торырлык! Һәр сүзең, киңәшләрең үтемле, ярдәмчел, олы җанлы туганыбыз син. Җырларда җырланганча: “син иң гүзәл, син иң гадел, син иң галим кеше икәнсең”.

Җир йөзендә нинди уңай сыйфатлар бар, Аллаһы Тәгалә сиңа барысын да биргән. Алга таба да балаларыңның игелеген күреп, алар бәхетенә сөенеп, тигезлектә,тынычлыкта,саулыкта,ка-дерле, кирәкле булып яшәргә насыйп булсын сиңа.

Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың исеменнән: Олы Әшнәк авылында яшәүче Мәдинә апаң гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев