Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кояш гомере телим мин...

02 июля 2020, 08:56

302

0

0

Кояш гомере телим мин...


Бәтке авылында яшәүче сөекле әниебез Минниса Низам кызы САБИРОВАның туган көне уңаеннан.
Мин җәйләрне сиңа охшатам, әнием. Күңелең җылысын якты кояш нурларына тиңлим. Таң чыкларын үбеп уяткан кояш нәкъ синең кебек икән бит: иркә-назлары көн озынына гына түгел, бар гомергә җитәрлек... Бәлкем җәй көнендә дөньяга килгәнгә шулай назлы, ягымлыдыр син, әнием. Ел саен туган көнең җитүгә мең мәртәбә күңелемнән изге теләкләремне җиткерәм – иң элек сәламәт бул дисәм, аннан әтием белән бәхетле озын гомер телим. Икегез дә безнең өчен иң кадерлеләр, газизләр сез. Киләчәктә дә тигезлектә, шатлык-куанычларда яшәргә насыйп булсын. Без – балаларың: Линар-Альбина, Лилия-Илфат, оныкларың Алинә, Булат, Азат, Дамир, Лиана бары шундый теләктә. Әтиебез дә шушы теләкләргә кушыла. Яратабыз, хөрмәтлибез, кадерлибез сине, әнием. Гомерең дә кояшларга тиң озын, якты, җылы булсын...

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев