Котлы Бөкәш авылында гомер итүче Рузия Нуретдин кызы Сәлахиеваның 21 апрель көнне күркәм юбилее булып узды.
Котлы Бөкәш авылында гомер итүче Рузия Нуретдин кызы Сәлахиеваның 21 апрель көнне күркәм юбилее булып узды.
Кадерлебез! Сине шушы матур бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Син минем өчен зур терәк, тормышымның маягы, балаларыбызның кайгыртучан әнисе, оныкларыбызның яраткан дәү әнисе. Сиңа зур уңышлар, шатлыклы очрашулар, көтелмәгән куанычлар һәм бәрәкәтле озын гомер телибез. Ходай биргән гомереңне сәламәт булып, күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән яшәргә язсын.
Сиңа булган безнең хөрмәтебез,
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр,
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Нәкыйф, балаларың Нәфис-Айгөл, Рафис, Рәнис-Альбина, оныкларың Сәмир, Сафия. Безнең теләкләргә барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев