Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хезмәттәшебез Алинә белән Динарның 8 августта яшьлек туйлары булды.

14 августа 2020, 10:58

670

0

0

Хезмәттәшебез Алинә белән Динарның 8 августта яшьлек туйлары булды.

Хезмәттәшебез Алинә белән Динарның 8 августта яшьлек туйлары булды.

Шул уңайдан без аларны чын күңелдән яңа тормышка аяк басулары белән тәбрик итәбез. Бүгенге көнегез якты, киләчәгегез тагын да гүзәлрәк, йөзегез кояштай нурлы, бәхет касәгез тулы, тормышыгыз матур жырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын, һәр туар таңнар иртәсе сезгә бәхет, шатлык алып килсен, йөрәгегездә мәхәббәт ялкыны мәңге сүнмәсен һәм сүрелмәсен.

Уйларыгыз һәрчак бергә булсын,

Юлларыгыз булсын гел бергә.

Ак бөркәнчек япкан бәхетегез

Шау чәчәктә булсын гомергә.

Шатлык белән тулып торсын

Сезнең тормыш касәгез.

Бер тамырдан үскән гөлдәй,

Гел янәшә яшәгез.

Сезнең тормыш юлыгызда

Булмасыннар киртәләр.

Гел бәхетләр, гел шатлыклар

Алып килсен иртәләр.

Иң изге теләкләр белән: «Авыл офыклары» газетасы коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев