Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Күгәрчен авылында яшәүче сеңлебез Сәрия Госман кызы Хәбибуллина 8 мартта үзенең юбилеен билгеләп үтә.

    --, 5 март 2021 - 09:26
    105
    0
    0

    Күгәрчен авылында яшәүче сеңлебез Сәрия Госман кызы Хәбибуллина 8 мартта үзенең юбилеен билгеләп үтә.

    Сеңлебез, сине якты бәйрәмең белән кайнар котлыйбыз. Тормыш юлыңның әлеге күркәм баскычын син изге эшләрең, игелекле гамәлләрең , якыннарыңның хөрмәте белән каршылыйсың.  Сиңа алдагы гомер юлларыңны сау-сәламәт, бәрәкәтле озын гомер, күңел тынычлыгы, тормыш иптәшең Мирхәт белән, тигезлектә балаларыңның, оныкларыңның игелеген, шәфкатен күреп, шатлык-куанычларын уртаклашып, бәхетле мул тормышта, туганнар хөрмәтеңдә яшәргә насыйп булсын.

    Гомер юлың пар канатлы үтсен,

    Өстәлеңдә сыйлар мул булсын.

    Тормыштагы кылган игелегең,

    Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.

    Иң изге теләкләр белән: Пулатовлар, Әхмәдиевлар, Сабировлар гаиләсе исеменнән апаң Дания.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: