Сельские горизонты
  • Рус Тат
  • Күгәрчен авылында яшәүче кадерле  әтиебез hәм бабабыз Минвәгыйз Мингариф улы Пулатовның 20 майда 80 яшьлек юбилее.

    --, 20 мая 2020 - 21:22
    7623
    0
    0

    Күгәрчен авылында яшәүче кадерле  әтиебез hәм бабабыз Минвәгыйз Мингариф улы Пулатовның 20 майда 80 яшьлек юбилее.

     

    Әтиебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән  котлыйбыз.

    Син безгә hәрчак  үрнәк hәм таяныч булдын. Әниебез Галия белән 55 ел яшәү дәверендә авырлыкларны җиңеп чыгарга , шатлык -куанычларны уртаклашып яшәргә  өйрәттегез.

    Сиңа исәнлек - саулык, әниебез белән бәхетле картлык, күңел тынычлыгы телибез.

    Туганнар хөрмәтен тоеп, исәнлектә тигез гомер кичерергә насыйп булсын.

     

    80 яшь! Ул әле картлык түгел,

    Ак бәсләр кунса да чәчләргә.

    Аллаh безгә гомер бүләк иткән,

    Иман белән кирәк яшәргә.

     

    Иң изге теләкләрдә , олы рәхмәт хисләре белән: балаларың, кияү - киленнәрең,оныкларың hәм оныкчыгың  исеменнән кызың  Әнисә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: